Ф.Р. Габдеева
Фразеология-каләм осталары яратып куллана торган сүз-сурәт .Образлылык, үткен тапкыр мәгънә-болар барысы да фразеологияне мөһим һәм кулай тел чарасы итәләр.Шуңа күрә язучылар моннан оста файдаланалар да. Бу күзлектән чыгып караганда, Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчәлек бирә торган фразеологик чаралар белән бирелгән.
Билгеле булганча, ”Тирән тамырлар” романының эчтәлеге халык хуҗалыгын аякка бастыру чорының фаҗигале күренешләрен, геройлар арасындагы тирән каршылыклы мө-нәсәбәтләрне гәүдәләндерә, һәм автор бу хәлләрне драматик вакыйга һәм күренешләрнең үзләренә тиң булырдай фразеологик берәмлекләр аша бирә.
Әсәрдә бирелгән тел-сурәтләү чаралары арасында автор, мәсәлән , кул кушырып утыру-кырыкка ярылу, балавыз сыгу-баш күккә тию, буран куптару-үлем тынлыгы кебек антоним фразеологизмнар һәм “каушау”, “курку” төшенчәсен белдергән курку керү, кот очу, һуштан язу, агарынып кату, йөрәкне алу кебек синоним фразеологизмнарны теге яки бу персонажның үз табигатенә, үз холкына туры китереп кулланган.
Романда фразеологизмнарның лексик-грамматик төркемнәреннән чыгып караганда, исем+фигыль (телдән язу, сүз киселү , күктән төшү һ.б.), сыйфат + исем (үткен күз, кара үлем һ.б) фразеологизмнар бик күп кулланылган.
Ә төзелешләре буенча әсәрдәге фразеологизмнарның икедән алып дүрт-биш сүздән торганнарын күрергә мөмкин. Мәсәлән, кара уй, авыз ачып утыру, авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче. Мондый күп сүздән торган фразеологизмнар әсәрнең эчтәлеген бик баеталар һәм укырга тагын да кызыксыну уяталар.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, Г.Ибраһимов, чын художникларга хас булганча, фразеологизмнарны һәр очракта үз иҗади максатларына ярашлы итеп сайлап алган һәм бик оста кулланган.
|